СЕ’КЦИЯ и. лат. 1) Дәүләт оешмалары һ.б.ш.ларда бүлек яки бүлекчә. Сәүдә министрлыгы белән берлектә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә икетеллелекнең тормышка ашырылуы мәсьәләләре буенча махсус секция эшләячәк. Р.Миңнуллин 2) Съезд, конгресс, конференция, киңәшмә һ.б.ш.ларда катнашучыларның бертөрле мәсьәләләрне тикшерү өчен төзелгән төркемнәрдән берсе. Дормидонтов табигать саклау җәмгыятенең фән секциясенә җитәкчелек иткәнлектән, Камилнең аңа берничә мәртәбә йомышы төшкәне бар. Г.Бәширов. Җыелышта булсын, мәҗлестә, идарә яисә секция утырышларында, очрашуларда булсын, ни дә булса языла, өр-яңа фикерләр теркәлә. Р.Миңнуллин 3) Нинди дә булса спорт, сәнгать берләшмәсенең структурасындагы билгеле бер юнәлештә эш алып барган бүлекчәсе. Беренче, икенче курсларда ул [Ләйлә], баскетбол секциясенә йөреп, университет командасы составында ярышларга да катнашты. А.Гыйләҗев. Мәктәптәге яшь педагогларның берсе булган Илнурның дзюдо буенча беренче разрядлы спортчы икәнлеген белгәч, аңа укучылар өчен секция ачарга тәкъдим ясады. Ф.Зариф 4) махс. Каралты-корылма, эре җиһаз кебек нәрсәнең өлеше, ваграк бүлемтекләрдән торган буыны, кисәге, блогы, торыгы. Маш җиде секциядән тора, һәм аны җиде баскычлы дип йөртәләр иде. М.Мәһдиев. Ишекне ачып кергәч, Илфат тәрәзә астына куелган батареяга төртеп күрсәтте: – Ничә секция булырга тиеш монда, инженер? Р.Вәлиев |