СЕКУНДЛЫК с. 1) Бер секунд дәвам итә торган. Секундлык каушау моментында үзеңне кулга ала алмасаң – беттем диген. М.Мәһдиев. Дөнья агышында секундлык балку булып, безнең гомерләр дә ялтырап ала... Татарстан яшьләре 2) Секундлар белән генә үлчәрдәй әз һәм бик кыска вакыт эчендә, тиз генә башкарыла торган. Хәтта, берничә копия алып, аларны яшерен урында сакларга була, кирәксә, аларны юкка чыгару – секундлык эш, клавишага гына басасы. Р.Мирхәйдәров. Аннан соң, сыйныфтагы барлык укучыларның бөтен билгесе күз алдында тезелеп тора бит, ә кәгазь журнал битен ачып карау – секундлык эш. Татарстан яшьләре 3) Секундларны күрсәтә торган (сәгать угы). Секундлык, минутлык, сәгатьлек уклар бердәм булганда гына, вакытны дөрес күрсәтәләр. Ш.Галиев 4) күч. Бик кыска мизгелле. Дөнья агышында секундлык балку булып безнең гомерләр дә ялтырап ала... Татарстан яшьләре 5) күч. Узгынчы, тиз үтә, бетә торган, әһәмиятсез. Бер мәртәбә салют биреп, секундлык кызык өчен акчаны төтенгә әйләндергәнче, шундыйларга ярдәм итеп күчерсәләр... Туган як |