СЕКУНДЛАП рәв. 1) Бер секунд чамасы (вакыт тур.)

2) Һәр секунд саен; секундлар үткән саен. Әнә шулай, секундлап, минутлап кына булса да, һаман уза тормыш. Г.Бәширов. Олы бәхет тә бары берьюлы тау булып килеп төшми бит ул. Минутлап, секундлап җыела. К.Тимбикова

3) Секундлар белән санап (вакытны исәпләү тур.). Әлбәттә, мәсьәләне чыгарган чакта, бензинны – граммлап, юлны – метрлап, вакытны секундлап санап тормыйсың, һәммәсен дә түгәрәкләп исәплисең инде. С.Баттал. Минем вакыт, кайберәүләрнеке кебек, алай секундлап үлчәнми. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә