СЕКУНДАНТ и. лат. 1) Дуэльгә чыгучының арадашлык һәм шаһитлык хезмәтләрен үтәүче ышанычлы кешесе. Тик дуэльләр генә хәзер Элеккечә түгелләр. Атыш юк, секундантлар юк, Хәбәр итү юк алдан: Белмисең кай җирдә сине Сагалый мәкер, ялган. Ф.Яруллин. Мин язмышка дуэль тәкъдим итәм, Секундантым минем булырсың. Ф.Гыйльфан

2) Бокс, шахмат, фехтование һ.б.ш. ярышларда катнашучылардан берсенең арадашчысы һәм ярдәмчесе. Икенче ояты: Гатаның [Г.Камский] көндәше Анандның секунданты булып икенче бер татар баласы – Артур Юсупов ялланган. Т.Миңнуллин

3) Шаһит, күзәтүче, арадашчы. Секундантыгыз була алам. Т.Гыйззәт. Ярыш, билгеле, Шәрәф белән икебезнең арада бара. Кызлар – секундант. Л.Ихсанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә