СЕКУНД и. лат. 1) Минутның алтмыштан бер өлешенә тигез вакыт үлчәү берәмлеге; дәкыйка. Биш минут түгел, биш секунд та торалмыйм, уттай эш өсте икәнен беләсез, дип, выжылдап кына узып китте. В.Нуруллин. Секунд эчендә никадәр уй Мотаһирның башында... Р.Кәрами 2) Бик кыска гына вакыт; бер тын; бер мизгел. Маһибәдәрнең бер минут та, бер секунд та яшисе килми, чөнки алдагы көннәренең мәгънәсе, кирәклеге күренми иде. А.Гыйләҗев. Шул секундта Галимҗан сул якта басып торган яшь ханымга игътибар итте. С.Поварисов 3) мат. Градусның 1/3600 енә тигез булган почмак яки дуга үлчәү берәмлеге. Ул, нәкъ Таймас көткәнчә, илле биш градус булып чыкты да. Монда инде плюс-минус секундларның әһәмияте юк. А.Тимергалин |