СЕ’КТОР и. лат. 1) мат. Яссылыкта түгәрәкнең ике радиус һәм дуга белән чикләнгән өлеше. Түгәрәк секторы 2) Берәр мәйданның радиаль сызыклар белән чикләнгән өлеше. Менә астан, Идрисләр секторының сул ягыннан, кардай ак майкалар, саргылт трусиклар кигән таза-таза җирән егетләр җитез генә [футбол кырына] йөгерешеп чыкты. А.Гыйләҗев 3) Дәүләт һәм җәмәгать оешмаларында бүлек, бүлекчә. Минемчә, сектор үзе өчен кимендә тагы ике художник булдырырга тиеш. А.Алиш. Чөнки ул берәр гыйльми оешмада, югары уку йортында штатта тора, галимнәргә бирелә торган кандидат, доктор дәрәҗәсен йөртә, доцент, профессор, сектор мөдире, кафедра мөдире, директор, ректор дигән хезмәт урыннарының берсен били. М.Мәһдиев 4) Дәүләт эшенең, халык хуҗалыгының берәр тармагы, өлкәсе. Үз өйләре, каралты-куралары белән яшәгән шәхси секторда эт-маэмай заты һәр йортта бар. А.Хәсәнов. Дәреслек өлкәсендә (чагыштырмача төшемле секторда) кәсеп итү максатын куйган нәшриятлар, төрле алымнар кулланып, Русия киңлегендә сатып алучыларны «аулыйлар». М.Вәлиев |