СЕКТАНТ и. лат. 1) Берәр дини секта әгъзасы. Сектантлар безнең Татарстанда бөтенләй юк та бугай бит әле. Г.Тавлин. Әлеге чорда вәисиләр турында мәгълүматыбыз бик ярлы булды, чөнки аларга «сектантлар», «Совет хакимияте дошманнары» дигән ярлыклар тагып өлгергәннәр иде инде. Р.Вәлиев. Шул ук Интернет порнография һәм сектант сайтлары белән тулган. Ватаным Татарстан

2) күч. кит. Халыктан аерылып, үзенең вак, тар ихтыяҗ-максатлары белән чикләнгән кеше (җәмәгать эшлеклесе һ.б.ш.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә