СЕ’КТА и. лат. 1) Хакимлек иткән диннән аерылып чыккан, дини догмалары һәм йолалары үзгәрәк булган төркем яки җәмәгать. Баксаң, урыс миссионерларының кайсыдыр сектасы (православиедә 3500 төрле секта барлыгын беләм) татарларны үз диннәренә кыстау максаты белән чыгарган чираттагы тиражы икән. Ф.Баттал. Әлеге уңай җирлекне тоемлаган дини секталар – кришнаитлар, баһаилар, евангелист-баптистлар, протестант-харизматиклар һ.б. – яшьләр арасында колачлы миссионерлык эшләре алып бара башладылар. Ш.Җәләлиев

2) күч. Күпчелек халыктан аерылып, үзләренең вак, тар ихтыяҗ-максатлары даирәсе белән чикләнгән кешеләр төркеме. Ялангач су коену ул әле секта дигән сүз түгел. Ватаным Татарстан. Сәяси партия ул – клуб, секта түгел, ул 100 кешегә генә юнәлдерелгән җәмгыять түгел. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә