СЕКСТЕТ и. ит. муз. 1) Алты тавыш яки алты уен коралы өчен язылган әсәр

2) Алты башкаручыдан (җырчы яки уен коралында уйнаучыдан) төзелгән ансамбль, төркем. Анда Ташкентның иң әйбәт джаз секстеты уйный, тагын да төгәлрәге, негр шикелле каракучкыл йөзле, озын гәүдәле үзбәк егете – саксофончы Хәлил сихерли иде аның күңелен. Р.Мирхәйдәров. Туй мәҗлесендә, өч парның (--- бу ансамбльне мин хәзер «секстет» дип атар идем) әлеге җырны бергәләп башкаруы кунакларны шаккатырды. К.Шакиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә