СЕКС и. лат. Җенси мөнәсәбәтләргә караган һәрнәрсә. Ул секс дигән нәрсә адәм баласы тормышында зур роль уйный шул. А.Хәсәнов. Бөтенесен заман юньсез якка борды – «Секс» сүзе «мәхәббәт»не алыштырды: Гыйффәтлеләр Чибәркәйләр табынында Ни өчендер хәзер артык кашык булды. Ә.Рәшит. Ә секс (эчке секреция бизләре эшен һәм гормоннар эшләп чыгаруны көчәйтә) – яшәрүнең, димәк, озын гомерле булуның менә дигән чарасы! Ватаным Татарстан |