СЕКРЕ’ЦИЯ и. лат. физиол. Биз күзәнәкләрендә махсус сыекча эшләнү һәм бүленеп чыгу күренеше. Эчке секреция бизләре бүлеп чыгара торган гормоннар исә, гомумән, могҗизага тиң: алар организмның бөтен тереклек эшчәнлегенә тәэсир итәләр. Ф.Бәйрәмова. Эчке секреция бизләре, үт куыгы, эчәклек, бәвел юлларына операция ясату тыела. Мәдәни җомга. Аның нигезендә эчке секреция бизләре эшләп чыгарган, үзенә бертөрле актив химик матдәләр – гормоннарның тәэсире ята. Биология |