СЕКРЕТАРЬЛЫК и. Секретарь вазифасы һәм эше. [Сәлах:] Иптәш Баязитов, Лотфый секретарьлык эшләрен тапшырмый торсын иде әле. Т.Гыйззәт. Секретарьлыкка сайланганнан соң, егетләрнең икенче төрлерәк карый башлаганнары сизелде. М.Юныс. Хәер, ул вакыйгадан соң бер атна үттеме-юкмы, аны секретарьлык эшеннән азат иттеләр. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә