СЕКРЕТАРЬ I и. лат. 1) Дәүләт яки җәмәгать оешмасының яисә аерым кешенең гомуми язу-сызу, кәгазь эшләрен башкаручы. Яхшы, алайса, Уразаева, секретарьдан академик отпуск алуыгыз турында кәгазь тутырыгыз, миңа китерегез, кул куярмын... Г.Ахунов. Башта, факультет секретаре бу хәбәрне әйтүгә, пыр тузып ачуландым. И.Салахов. Шулай дип, Миңлевәлиев секретарь бүлмәсенә чыкты. Р.Сәлим 2) Җыелыш-утырышларда беркетмә язучы. Секретарь бик озын итеп протокол язды. М.Әмир. Җыелышның председателе мин үзем булырмын. Протокол язарга секретарь кирәк. Г.Мөхәммәтшин 3) Нинди дә булса сәяси төркемнең сайлап куелган җитәкчесе. Курт бүген көндезге унбердә районнардан килгән колхоз партоешмасы секретарьлары белән очрашырга тиеш икән. А.Гыйләҗев. Г.И. Усманов Мәскәүгә киткәч, беренче секретарь урынына пленумда сезнең кандидатураны да тәкъдим иттеләр. Р.Миңнуллин. Беренче секретарьга керәсе иде. В.Нуруллин |