СЕКРЕТАРИАТ и. фр. 1) Дәүләт һәм җәмәгать оешмаларында гомуми оештыру һәм җитәкчелек яки секретарьлык эшләрен үтәүче бүлек, орган. Яхшы ук грамоталы, зиһенле егет, үсә-үсә, ахырда Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты секретариатының мөдире, аннары Совнарком каршындагы дини эшләр идарәсенең җитәкчесе булуга чаклы барып җитә. Ә.Еники. Шуннан соң мине секретариатка чакырдылар. С.Ибраһимова 2) Төрле оешмаларның агымдагы язу-язышу эшләрен алып бара, секретарьлык вазифаларын үти торган бүлеге. Редакцияләп, секретариатка тапшырдым. Г.Әпсәләмов. «Карале, – диде Җәвад абый, – синең өчен тулы бер секретариат эшли диләр, дөресме?» Ф.Яруллин 3) җый. Шундый бүлектә, урында эшләүчеләр. Секретариат исемлеге |