СЕКА’ТОР и. фр. Агач һәм куакларның калын булмаган ботакларын кискәндә һ.б. бакча эшләрендә кулланыла торган махсус кайчы; бакча кайчысы. Ул арада, көрәк, тырма, секатор ише коралларын күтәреп, берничә кыз керә. Ф.Яруллин. Әгәр аларда кышлаган бөҗәкләр, аларның йомыркалары бар икән, бу ботакчыкларны секатор белән кисеп атарга кирәк. Шәһри Казан |