СЕЙСМО’ГРАФ и. гр. 1) Тетрәү һәм шартлаулар вакытында җир кабыгының тирбәнүен язып бара торган прибор

2) күч. Барысын да сизеп, белеп һәм аңлап торучы, аны чагылдыручы. Газетаны җәмәгатьчелек сейсмографы дип атарга була. Г.Бәширов. --- катып калган формалар түгел, ул – үзе чагылдырган чынбарлыкның тәэсире астында үзе үзгәрә торган гадәттән тыш сыгылмалы организм, ул – бөтен нәрсәне сизә торган, җир астындагы теләсә нинди үзгәрешләрне теркәүче сизгер сейсмограф. И.Илялова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә