СЕ’ЙНЕР и. ингл. Балык аулый торган кечкенә диңгез судносы. Узган ел ул Сахалин сейнерында машинист булып эшләгән иде. Ф.Шәфигуллин. Җимерек трюмдагы балык һәм ятьмәләр, сейнер бата барган саен, өскә калкып чыга торалар, салмак кына тибрәнгән дулкыннар аларны төрле якка тараталар иде. С.Сабиров |