СЕЙМ и. пол. 1) Польша, Финляндия, Латвия, Литвада парламент. --- 1917 елның мартында Финляндиянең элек тыелган Конституциясе гамәлгә керә, 18 июльдә исә Сейм Финляндия автономиясе хокуклары турында закон кабул итә, әмма Вакытлы хөкүмәт бу законны юкка чыгара, Сейм таратыла. Г.Исхакый. Аның ярдәме белән икенче көнне радио-телевидение аша интервью бирәм, Татарстан турында сөйлим, [Латвиянең] Сейм депутатлары белән очрашам. З.Зәйнуллин

2) Көнчыгыш Европаның кайбер элекке феодаль дәүләтләрендә сословиечел вәкиллекле орган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә