СЕЗОНЛЫЛЫК и. 1) Сезонлы (1 мәгъ.) булу. Безнең республикада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә сезонлылык түбәндәгечә билгеләнә: җәйге сезон – 16 май – 31 август; көзге сезон – 1 сентябрь – 15 ноябрь; кышкы сезон – 16 ноябрь – 15 март; язгы сезон – 16 март – 15 май. Товар турында мәгълүмат укыйбыз 2) Сезонлап эшләү-эшләтү тәртибе. Безнең эшкә сезонлылык хас инде, нишләтәсең. М.Әмир. Хәзер юллар төзү эшендә сезонлылык бетерелде. М.Хәсәнов |