СЕЗОНЛЫ с. 1) Елның билгеле бер вакытында, бер сезонда гына була торган. Ул менә ничәнче кабат инде, әллә кала тирәләренә сугылып, берәр сезонлы эшкә ялланып карыйммы икән, дигән нияте барлыгын әйтте. М.Хәсәнов. Ул Урта Азиядәге абыйсы янына акча күп төшә торган сезонлы эштә эшләп йөрде, армиядән соң Себердә урман кисте. Р.Кәрами 2) Билгеле бер сезонда вакытлы эш башкаручы. Моңа кадәр тракторчылар, бригадирлар һәм комбайнчылар MTСларда сезонлы эшчеләр булып кына исәпләнделәр. Т.Гыйззәт. Бу – Рәхим Нуруллин, карт шахтёр, сезонлы эшче. Һ.Такташ 3) Аерым бер сезон өчен генә билгеләнгән. Әдәбият ләкин сезонлы азык кына түгел, әйтик, быелгы яңа җиләк, быелгы яңа кыяр, быелгы суган гына түгел бит ул. Х.Туфан |