СЕЗОН и. лат. 1) Елның аерым бер климатик билгеләр белән характерлана торган вакыты; фасыл. Ул елларда литфонд вәкиле Сәмитов җәйге сезон өчен язучыларга Түбән Ослан авылыннан дачалар ала торган иде. Г.Бәширов. Чөнки кыш бетмәгән әле, яз җитмәгән дигәндәй, агайның өс-башы сезонга туры килми иде, шуның өстенә кием-салымы артык алама иде. Р.Зарипов 2) Елның берәр эш өчен уңайлы булган чагы; билгеле бер эш башкарыла торган вакыт. Мәсәлән, балык сезоны бик кызган айларда валерьянка табу кыенлашып киткән чаклар була. М.Әмир. Сезон башланырга да күп калмады. Нинди чимал белән, ничек итеп асфальт чыгарырлар? З.Дәүләтов 3) Ике җәйге ял арасында концерт яки спектакльләр куела торган вакыт. Ниһаять, сезон ачылып, спектакльләрнең берсенә баргач, мин театр бинасында Нәгыймә апа Таҗдарованы очраттым. Ә.Еники. 1915/16 ел сезонында «Сәйяр» шактый зур кыенлыклар кичерә. Г.Арсланов |