СЕЗ а. 1) II зат алмашлыгының күплек формасы. Сез төзисез, сез өмет белән яшисез. Т.Миңнуллин

2) Берәүгә, гадәттә, җитәкчеләргә, олы кешеләргә яки чит кешегә турыдан-туры мөрәҗәгать иткәндә ихтирам йөзеннән кулланыла. Сез кем, нишләп йөрисез монда? Ф.Яруллин. Чөнки Сез киң җәмәгатьчелеккә күбрәк сәясәтче, дәүләт эшлеклесе буларак билгеле. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә