СЕГМЕНТ и. лат. 1) геом. Түгәрәктә: дуга һәм аның хордасы белән чикләнгән өлеш, мәйдан; шарда: кисеп үтүче яссылык белән чикләнгән өлеш. Түгәрәкнең сегменты. Шар сегменты 2) зоол. Кайбер хайваннарның тәнендәге охшаш өлешләрнең берсе яки аерым бер органы. Сөлек тәненең тышкы боҗралары һәм эчке сегментлары саны бертигез түгел. Якынча 3 – 5 тышкы боҗрага бер эчке сегмент туры килә. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Күптөклеләргә тәненең ян-ягында сегмент саен урнашкан кыска мускуллы хәрәкәтчән үсентеләр – пар параподияләр булу хас. Биология 3) Нәрсәнең дә булса бер өлеше. Сабактагы яфраклары утырма, яфрак җәймәсе кыяклы сегментларга бүленгән, алар, нигезләре белән кушылып, чәчәк астында касәгә охшаш кыңгыраусыман җиңсә барлыкка китерә. Ботаника 4) лингв. Катлаулы тел берәмлегенең бер өлеше (мәс., фонема, морфема – сүзне тәшкил итә торган берәмлекләр). Авазлар – телнең сегмент элементлары, басым һәм интонация – суперсегмент элементлар. Ф.Сафиуллина |