СЕВРЮ’ГА и. төрки зоол. 1) Мәрсин балыклар семьялыгыннан промысел балыгы; укбаш, укборын, орчыкбалык, сөйрек. Чират Галочкинның үзенә җитә. Аңа да балык уылдыгы, севрюга, бастырма. М.Юныс 2) Шул балыкның ите; шул балыктан пешереп, кыздырып яки башка ысул белән әзерләнгән ризык. Аларның өйләрендә дә болай ук булганы юк. Севрюга, грек зәйтүненең җимеше, краблар, уылдыкның кызылы һәм карасы. Д.Гайнетдинова |