СЕБЕРҮ ф. 1) Себерке, канат, щётка кебек нәрсә белән сыпырып, әйбернең, урынның өстен чүптән, тузаннан һ.б.дан арындыру. Киленнең ун яшьлек кызы Зәйнәп кызу-кызу гына идәнне себерде дә каядыр чыгып йөгерде. Ә.Еники. Карт-коры, бабайлар абзар-кура тирәсен җыештыра, ишегалды, капка төпләрен себерә. Г.Галиева

2) Карны, җир өстендә яткан башка нәрсәләрне очыртып, астан гына исү (җил, буран тур.). Төньяктан зәһәр җил исә, караңгы һәм буп-буш Казан урамнарында җирдән җәяүле буран себерә. Г.Әпсәләмов. Җәяүле буран Астан себерә, Аттан да узып Алга йөгерә! Ш.Галиев. Кырда салкынча, себерә торган буран. М.Мәһдиев

3) з.-сыз Һава җилле булу; буранлау турында

4) күч. сөйл. Бөтенләйгә куып җибәрү, сөрү. [Батырлар] Дошманны илдән Берен калдырмыйча куган, себергән. М.Гафури. Фахиш уенчылар фарс артистларын Англиядән себереп түгәчәк! Һ.Такташ. Себер дошманны җир йөзеннән! Ә.Ерикәй

Себереп акча эшләү Күп итеп акча эшләү, каерып эшләү. Пособие, имеш, ирең Себердә себереп акча эшли, эшләпә белән йөзеккә җитми инде сиңа... Х.Мөдәррисова. Себереп алу Соңгысына кадәр, барысын да бетереп. Продразвёрстка отрядлары уйлап чыгарып, крестьянны талап, аның соңгы кадагына кадәр себереп алу сәясәтенә күчкән Ленин хакимиятенә каршы Нестор Махно каршы чыга. З.Зәйнуллин. Себереп ташлау Юкка чыгару, бетерү. Бер яктан, ул вәхши фашистларны кырып бетерү, җир йөзеннән себереп ташлау турында хыяллана. Казан утлары. Себереп түгү Юкка чыгару, бетерү; әһәмиятен, дәрәҗәсен төшерү. Күр дә тор, себереп түгәчәкбез без аларны! М.Маликова. Сәяси һәм социаль тормышыбыздагы җил-давыллар гарасатка әверелеп, әдәбият мәйданындагы сүз осталарын да себереп түкте. Р.Мирхәйдәров. Себереп чыгару Чыгарга мәҗбүр итү; сөрү, куу. Аны комитеттан себереп чыгардылар. А.Алиш

Себерә башлау Себерергә керешү. Аннары кулына озын саплы себерке алып, аяк астына җыелган яңгыр суын себерә башлады. Г.Әпсәләмов. Буран себерә башлавы бераз гына борчыды безне, әмма буранда алты чакрым юлга чыгу ул заманнарда проблема идеме соң? М.Мәһдиев

Себереп алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә себерү. Тиз генә идәнне себереп алу

Себереп бетерү Барысын да, бөтен җирен себерү, чистарганчы себерү. Идәнне себереп бетергәннән соң, Кыям, эшләнмәгән тагын нинди эш кала икән дип, бүлмә эчен карап тора башлаган иде, корымга баткан калай чәйнекне күреп аһ итте. И.Гази

Себереп кую Алдан ук себерү; себереп, чиста хәлгә китерү. Ир-ат, ком белән ышкып, эшлия-камытларның тәңкәләрен ялтырата, дугалар буйый, каеш-йөгәннәрне дегетли, ишегалларын, капка төбендәге яшел чирәмнәрне себереп куя. Г.Бәширов. Ишегалдын һәм капка төпләрен көрәп кенә калмады Мирсәет, себереп үк куйды. Р.Мөхәммәдиев

Себереп ташлау Тиз генә себерү. Гомеремдә бу тикле эш эшләргә туры килгәне булмаса да, мин болай итәргә уйладым: суны тиз генә алып кайтам да ишегалдын себереп ташлыйм. В.Нуруллин

Себереп тору Сөйләү моментында себерү; гел, әледән-әле себерү. Буран себереп тора. М.Мәһдиев. Дөресрәге, ул салкын иртә җирдән себереп торган җәяүле бураннары белән Майшәкәр апаның хәтеренә үзе ажгырып керә. Ф.Шәфигуллин

Себереп чыгару Башыннан ахырына кадәр себерү. Кызлар идәнне бик пөхтә итеп себереп чыгардылар. Ф.Әһлиуллина. Бармый, гүя аны бакча эчендә коелган яфракларны җыеп, себереп чыгарган зәһәр җил чүп-чар белән бергә очыртып, этеп алып бара иде. М.Хәсәнов

Себереп чыгу Тулысынча, барысын да себерү

Себереп яту сөйл. к. себереп тору. Икенче тапкыр караганда, Хәйдәр бераз читтәрәк ындыр табагын себереп ята, ул көшел салмакчы була иде шикелле. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә