СЕБЕРТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. себерү (1 мәгъ.). Дөресрәге, әкәмәтләр буыннан-буынга күчә. Төнлә яшь солдатларның арт якларын каезлап, ант иттерү... Үзе урынына идән себертү, итеген чистарттыру... С.Шәрипов. Иң истә калганы: ул безгә идәннәрен себертә, юдырта иде. Т.Миңнуллин 2) к. себерү (2 мәгъ.). Көн нык кына салкын. Кар бераз себертә. X.Кәрим Себертә башлау Себертергә тотыну. Йомшак кар яуган көн иде. Әмма төньяктан әз генә җил чыгып тора, кичкә себертә башлавы мөмкин. М.Шабай |