СЕБЕРКЕЛЕК 1. с. Себерке бәйләү өчен дип билгеләнгән, шуңа ярарлык яки җитәрлек булган. Ботаклары – очта гына [каенның], Бер себеркелек. Р.Миңнуллин. Хәтта кайсы елларда бер ишеләре, себеркелек яфрак сындырганың өчен дә, олы-олы штрафлар салып киткәли иделәр. Ф.Яхин

2. и. мәгъ. Себеркегә дигән, шуңа ярарлык яки җитәрлек материал. Әкрен генә тауга күтәрелдек, тирә-як авылларны күзәттек (безнең таудан Ык буендагы ун авыл күренә), Ачыда җиләк җыйдык, себеркелек алдык. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә