СЕБЕРКЕ и. 1) Чүп һәм тузан себерер өчен чыбык яки каты үсемлек сабакчыкларыннан ясалган бәйләм. Коридор буш. Җыештыручы гына камыш себеркесе белән, ачы тузан кузгатып, җил-җил себерә. А.Гыйләҗев. Канатның сырты белән дә алдыралмагач, себерке сабы белән кыргычлыйм. М.Кәбиров

2) Малга кыш ашату өчен җыеп бәйләнә торган яфраклы ботаклар бәйләме; яфрагазык. Кич кайткач [Тәкый абзый], көрпә болгатып чыгарды, сарай сәндерәсеннән хуш исле юкә себеркесе төшерде. Сыйлансын әйдә [тәкә], сырты сыгылырлык булмасын! Г.Сабитов. Каюмнар лапасының салам түбәсен тояклары белән казып, печәнлеккә төшәләр иде дә ут күзләр, хуш ис аңкып торган ямь-яшел себеркеләрне коры чыбыкка калдырып, ишегалды себеркесе ясап чыгалар иде. Ф.Шәфигуллин

3) Мунчада чабыну өчен юкә, имән, каен һ.б.ш.ның ботакларыннан киселгән яфраклы чыбыклар бәйләме; миллек, мунча яфрагы. Аннары, ике себерке тотып, мунчага бара [Исхак]: берсе яшь туйрадан бәйләгән себерке булса, икенчесе хуш исле каеннан. А.Гыйләҗев. Мунчада себеркесен җайлы гына җилфердәтеп чапкалый-чапкалый: – Әпсен-төпсен, сырхау себеркегә төшсен! – дип сөйләнергә дә иренмәде. Т.Нәбиуллин

4) күч. гади с. Бозык тормыш алып баручы түбән кеше. [Җиһанша:] Ax, син, урам тастымалы, себерке, хәерче, исән чакта югал күземнән! К.Тинчурин. Галимҗан, моңа ирек куймыйча, башын читкә борды. Аннан бик каты итеп әйтте: – Кит моннан, себерке! С.Поварисов. --- икенчеләре: «Өстерәлчек, оятсыз, Зөбәрҗәтне әйтәм, ир җитмәгән кебек, Уфасын ташлап кайтып, менә дигән гаиләне боза, себерке», – диләр иде. Х.Мөдәррисова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә