СЕБЕРЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. себерү. Чәчү өстендә кулны тотарлык булмасын өчен, утынны да күп итеп ярып куйдылар, урамнар, ишегаллары да себерелде. Г.Бәширов. Трамвайга утырдылар, төшкәч, чиста итеп себерелгән тын урам буйлап җәяү киттеләр. М.Маликова. Ярма-ярма карлар себерелеп торган тымызык кич иде. Р.Бәшәр 2) туп. Теләсә кайда, кайдадыр билгесез яки кирәкмәгән җирләрдә йөрү. Тарантастан ике ир-ат сикереп төште, аларга башкалар ябырылды: – Эт җаннар, кайда себерелеп йөрисез сез? М.Маликова. Казаннан себерелеп кайтканыңа ничә ел, юньле-башлы эш күрсәткәнең юк. Л.Лерон 3) туп. Түбән, бозык тормыш алып бару, ир яки хатын өстеннән йөрү. Татар байларының марҗалар артыннан себерелгәнен ишеткәнебез бар инде. Ә.Еники. Син читтә интегеп йөргәндә, хатының себерелү үрнәкләрен күрсәтте. Т.Галиуллин |