СЕБЕР и. 1) Россия Федерациясенең көнчыгышында урнашкан, көнбатышта – Урал таулары, төньякта – Төньяк боз океаны, көньякта – Казакъстан, Монголия, Кытай белән чикләшә торган зур регион. Бервакыт аңа Себер тайгасында хәрәкәт итүче партизан отрядын табып кайтырга куштылар. Г.Бәширов. Себер ягыннан күченеп килгәнгәме икән, бу авыл халкының төс-кыяфәте дә үзенчәлекле: йөзләре саргылт, чәчләре җирәнсу; аларда Чала татарлары чалымы бар. Р.Батулла 2) Ботаника, зоология кебек фәннәрдәге кайбер тезмә терминнарның ыру яки төрне белдергән компоненты. Кухнядан, мыраулап, зур йөнтәс койрыклы себер песие килеп чыкты. А.Гыйләҗев. Республиканың төньяк районнарында себер карагаен үстерәләр. И.Рәхимов ◊ Себер җибәрү Берәр кешенең тормышын җимерү, нык җәза бирү, олактыру. Аның инануынча, фидаилар башын Себер җибәргән татар шигыре татлы десерт вазифасын үтәүдән ерак тора. Ә.Рәшит. Себер китү Берәр нәрсә өчен җәза алу, шуның аркасында зур бәхетсезлекләргә юлыгу. Теге вакытта ак патшаның яхшы күңелле булуына ышанып, сеңлесенең Себер китүенә сәбәпче булуы өчен, ул үзенә ничә еллардан бирле рәнҗи. Г.Бәширов. Ул беткән башларга ияреп, ирекле баштан Себер китәр хәлем юк. Г.Ахунов. Себер ни – Сембер ни Барыбер, аерма юк, битараф. Мин дә сер бирмәдем: – Күрсәм күрермен. Безгә Себер ни – Сембер ни! – дип, артыннан гайрәт күрсәтеп калдым. М.Гафури. [Айдар:] Ачу килгән чакта, Себер ни дә безгә, Сембер ни. Т.Гыйззәт. Себер сөрү Себергә сөргенгә җибәрү, сөргенгә сөрү. --- кулакларны талап, Себер сөрделәр, шпионнарны атып үтерделәр, муллаларны төрмәдә череттеләр. М.Кәбиров. Себер черетү Озакка тоткынлыкка сөрү, җибәрү. Тукта! Себер черетәм башыңны! Кулыңа көрәк ал! М.Кәбиров. Себер шулпасы чөмерү Озак еллар сөргендә, тоткынлыкта булу, утырып чыгу. Чынлап та, үзе белән бергә Себер шулпасын чөмергәннәрдән күпкә бәхетлерәк булып чыкты Гәрдәншакир. М.Кәбиров |