СЕАНС и. фр. 1) Билгеле бер вакыт дәвамында тоташтан, өзмичә күрсәтелә-карала яки башкарыла торган тамаша, күренеш. --- аларның беренчеме-икенчеме класста укый торган йомшак борынлы малайлары клубта балалар сеансы барганда да, фильмны үзенчә урталай өзеп, өенә торып йөгерә һәм чоланнан керә-керешли: «Әни, ипи бир!» – дип кычкыра иде. М.Мәһдиев. Ничектер шулай килеп чыкты инде: сеанс башланганчы, чирек сәгать фойеда киләп сарып, буталып йөрергә туры килде ---. А.Тимергалин 2) Берәр эшнең, чараның мәгълүм вакыт дәвамында тоташтан, өзмичә башкарылган өлеше. Алдан билгеләнгән элемтә сеанслары вакытында да, башка вакытта да алар [космонавтлар] бернинди сигналларга да җавап бирмәс булдылар. Ч.Айтматов. Йокыда чакта сабак өйрәтә торган гипноз сеансларын, хәтерне ныгыта торган даруларны әйтмим дә инде. А.Тимергалин |