СВЯЗНОЙ и. рус 1) Хәрби частьлар, хәрби төркемнәр һ.б. арасында арадашчы, элемтәче. – Анда майор Ильин ике тапкыр сезне телефонга чакырды инде, – ди связной. И.Гази. Тышкы ишектән атылып связной керә. Ф.Кәрим. – Немецлар фонарь элгәннәр. Хәзер бомбага тота башлаячаклар, – диде связной, бик гади бер нәрсә турында әйткән кебек. Г.Әпсәләмов

2) Арадашчы, яшерен рәвештә мәгълүмат тапшыручы. Син бит, хәшәрәт, алар арасында связной булгансың. И.Салахов. Хәмдияне елата-елата сорау алу нәтиҗәсендә, Мөҗипнең чынлап та «связной» булуы ачыкланды. Х.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә