СВИНГ и. ингл. икът. 1) Үзара кредит бирешү. «Свинг» инглизчәдән «алмашу» дигәнне аңлата. Татарстан яшьләре 2) муз. Джазның бер төре, юнәлеше, стиле. Шуңа күрә репертуарыбызда рок-музыканың классикасы яңгыраячак: ритм энд блюз, рок-н-ролл, свинг, рок-баллада, фолк, кантри, этника. Татар заманы 3) спорт Бокста ерактан торып янга сугу 4) Парлы бию төре. «Свинг биегән сыман яшәргә», – дигән язучы В.Аксёнов. Идел. Соңгы вакытта Мәскәүдә свинг модага кереп киткән. Татарстан яшьләре |