СВА’СТИКАЛЫ с. 1) Свастика билгесе төшерелгән. Күктә свастикалы самолётлар очты, хәрби эшелон Казанга юл тотты. К.Латыйп. Фашист свастикалы очкыч бомба яудырмагач, безнекеләр тәмам әтәчләнделәр: аталар да аталар. Р.Ибраһимов

2) Шундый билге таккан. Бу кешене, аның фиркасен, мәйданда кара битлек кигән, кулларын нацистлар сәламләвен искә төшерүче свастикалы карагруһлар ят итми торгандыр. Татар заманы. Ә XX гасырның иң зур афәтен – фашизмны тар-мар иткән, миллионнарча корбаннар бәрабәренә бөтен Европага азатлык китергән илнең башкаласы Мәскәү урамнарында свастикалы үсмерләр рәхәтләнеп йөри. Ислам – татарлар һәм мөселманнар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә