СБОР и. рус 1) Пионер оешмаларында җыелыш. Авыр сугыш еллары сәбәпче идеме, тантаналы вәгъдәләр, сборлар, костёрлар аны да, аның иптәшләрен дә читләтеп үтте. Г.Мөхәммәтшин. Ни генә эшләсәк тә: мәктәптә пионер сборы уздырабызмы, җилкәгә сәнәк салып иген басуына чыгып китәбезме – без, моны явыз дошманны җиңү сәгатен якынайту өчен дип, чын күңелдән ышана идек. М.Мәһдиев

2) Кыска сроклы хәрби өйрәнү хезмәте. Командир мине баштанаяк карап чыкты да: – Иптәш Хикмәтуллин, сез сбордан соң өч көнгә калырсыз, – диде. М.Әмир. Кырык беренче елның маенда хәрби сборга алынган вакытта өйдә хатыны, мәктәп яшендәге ике кызы калган. М.Мәһдиев. Вуз тәмамлаучылар, армиягә чакырылгач, сборга җибәрелми. С.Шәрипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә