СӘЯСИЛӘШҮ ф. Сәяси эчтәлек, юнәлеш, төсмер алу. Артык сәясиләшү үтерәчәк безнең матбугатны. С.Зыялы. Минем фикеремчә, матбугат суытуга караганда күбрәк кыздыра, чөнки ул артык сәясиләштерелгән һәм җаваплылыктан чамадан тыш азат ителгән. Мәдәни җомга

Сәясиләшә бару Беркадәр сәясиләшү

Сәясиләшә башлау Сәясиләшергә тотыну

Сәясиләшеп бетү Бөтенләй, тулысынча сәясиләшү

Сәясиләшеп китү Соңгы арада сәясиләшү. Госман хәзрәт киткәннән соң, нәзарәт эшчәнлегендә вазгыять кискенләште, дин сәясиләшеп китте, дию белән килешәсезме? Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә