СӘЯСИ-ИКЪТИСАДИ с. Сәяси һәм икътисади характердагы. Аспирантураны ташлагач та, сәяси-икътисади атамалар сөйләмендә азая төшсә дә, төп ике утраудан торган эчтәлек әллә ни үзгәреш кичерми. Т.Галиуллин. XX гасырның башында М.Солтангалиев һәм аның фикердәшләре милли мәсьәләләрне хәл итүнең альтернатив – башка вариантын тәкъдим иттеләр: барлык милләтләр дә сәяси-икътисади белем бирү, мәдәният өлкәсендә бертигез хокукка ия булырга тиешләр. М.Әхмәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә