СӘЯСИ гар. 1. с. Сәясәт белән бәйле, сәясәткә караган. Сәяси җинаятьченең анасына зур шәһәрдә торырга рөхсәт итмәгәннәр. Н.Сәфәрев. Якындагы өстәлләр сәяси темага бәхәс-ызгыш кузгатып җибәрде. З.Фәтхетдинов 2. и. мәгъ. Политик, сәясәт эшен алып баручы кеше, дипломат. Сәясәт сәясиләр эше булганга, язган мәкаләләрем җитәр, кабат иҗатка – язасы әйберләремә әйләнеп кайтырмын дигән идем. Җ.Дәрзаман |