СӘЯСӘТЧЕ и. Сәясәт эшлеклесе; сәясәт өлкәсендәге әһел. Шулай итеп, ул, зирәк сәясәтче булуы аркасында, кинәт зур дәрәҗәгә ирешә. С.Шәмси. [Төш юраучы:] Гел әйтәм аны, әниләр – депутатлардан да шәбрәк сәясәтче! А.Гәрәева. Татарстан халкы хәзер аны шагыйрь итеп кенә түгел, ә танылган сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе һәм милләтпәрвәр буларак та яхшы белә. Р.Вәлиев |