СӘЯСӘТ и. гар. 1) Хакимиятнең, иҗтимагый төркемнәрнең халыкара мөнәсәбәтләрдә, дәүләтнең эчке эшләре өлкәсендә үзләренең ихтыяҗ-мәнфәгатьләрен тормышка ашыру юлындагы эшчәнлеге. Ил сәясәте, дөнья хәлләре үзгәрде, дөнья белән бергә үзебез дә, Конституциябез, законнарыбыз да үзгәреш кичерде. Мәдәни җомга

2) Нәрсәнедер хәл итүдә, идарәдә һ.б.ш.да таянылган төп принциплар, кагыйдәләр, карашлар системасы. Татар ирләренең гаиләдә кадерсез булып яшәвендә, күбесенең тәмәкегә, аракыга тартылуында заман сәясәтенең дә гаебе зурдыр, дип уйлыйм. Э.Шәрифуллина. Икенче төрле әйткәндә, Тимер бәк юлында торган һәр кешене төрле ысуллар белән алып ташлау сәясәтен эзлекле рәвештә үткәреп килә. С.Шәмси



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә