СӘХТИЯН и. фар. 1. Кәҗә яки сарык тиресеннән эшләнгән юка һәм йомшак күн. Ә тау башында җиде кыз Сыктыйдыр сыман һаман: «Сәхтиян кимәс наз идем, Чабата тапмай барам». Г.Морат 2. с. мәгъ. Шундый күннән эшләнгән яки шуны кушып тегелгән. Шунда гына Әбүзәр абзый аның кулындагы кызыл сәхтиян тышлы папкага игътибар итте. Г.Әпсәләмов. Солтан үзен Шәяхмәт абыйсы кебек шомырт кара мыеклы, биек сәхтиян итекле, буйдан-буйга ак сәдәп тезеп чыккан кара сатин күлмәкле гайрәтле егет итеп күз алдына китерде. Г.Ахунов. Җайдагы – сәхтиян читек кигән, көязлеге бөтен торышыннан сизелеп торган, нәсел тамыры борынгы морзаларга тоташкан чибәр ир-егет булыр. М.Галиев |