СӘХНӘЛӘШТЕРҮ ф. 1) Драматургиягә караган берәр сәнгать әсәрен театр өчен яраклаштыру, сәхнә әсәренә әйләндереп сәхнәгә кую. – Спектакльне нинди сценарий буенча куярга ниятлибез соң? – дип сорады Таймас, үзенең соңгы шикләрен тарату өчен. – Тукай әкияте буенча гына сәхнәләштерә алмассыз ич. А.Тимергалин

2) Берәр күренеш, шәхес, хәл-мөнәсәбәтләр һ.б.ш.ны сәхнә әсәрендә объект итеп алу, нәрсәне дә булса тамаша итеп күрсәтү. Ватан сугышы эпизодларын сәхнәләштерү

Сәхнәләштерә бару Даими яки регуляр рәвештә сәхнәләштерү

Сәхнәләштерә башлау Сәхнәләштерергә тотыну

Сәхнәләштереп бетерү Барысын да сәхнәләштерү

Сәхнәләштереп килү Күптәннән бирле даими сәхнәләштерү

Сәхнәләштереп тору Даими яки регуляр рәвештә сәхнәләштерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә