СӘХНӘ и. гар. 1) Тамаша күрсәтелә торган махсус мәйдан. Сәхнәдә утырган музыкантларга нәрсәдер аңлата иде Яруллин. М.Латыйфуллин. Әйтерсең болар әле генә ниндидер цирк сәхнәсеннән төшкәннәр дә бу бакчага килеп кергәннәр һәм андагы уеннарын һаман дәвам иттерәләр иде... Ш.Маннур

2) Театр эше, артист эшчәнлеге; театр белән бәйле өлкә. Бу дәвердә кытайлар музыкасы яңа жанрларга байый, шул исәптән музыкаль драма жанры барлыкка килә, тагын да активрак рәвештә фольклор өйрәнелә, аның элементлары сәхнә әсәрләрендә файдаланыла. К.Гыйззәтов. Шуңа күрә, инструктор итеп алынгач, миңа сәхнәдән китеп торырга туры килде. Т.Нәҗмиев

3) күч. Берәр эшчәнлек өлкәсе. --- Туфан берничә елга шигърият сәхнәсеннән югалып тора: биштәрен аркасына асып, ил буйлап сәяхәткә чыгып китә, күзәтә, өйрәнә. Т.Галиуллин

Сәхнә арты 1) Театр коллективының эчке тормышы; 2) Ниндидер эшчәнлекнең күпчелек кеше өчен билгесез ягы. Сәхнәгә кую Сәхнәләштерү. Хәмзә исемле егет, революцион тарих китапларына нигезләнеп, берсеннән-берсе фаҗигалерәк драмалар яза, үзе үк режиссёр булып, аларны сәхнәгә куя, үзе үк җаны-тәне белән бирелеп, төп рольләрне башкара иде. М.Әмир. Драматургның үзе язып, үзе шушы әсәрдә уйнап, үзе үк әлеге әсәрне сәхнәгә куюы – театр тарихында сирәк хәл. К.Гыйззәтов. Сәхнәгә менү к. сәхнәгә чыгу. Аның бу тавыш, бу көйләрдән хәбәрсезлек вә бу акцент белән сәхнәгә менүе – бик урынсыз, бик күңелсез бер җөрьәт. Ф.Әмирхан. Сәхнәгә чыгу 1) Артистлык эшен башлап җибәрү; 2) Сәхнәдә куела башлау (әсәр тур.). Сәхнәдән төшү 1) Театрдан, сәхнә эшеннән китү; 2) Сәхнәдә куелмый башлау (әсәр тур.). Кайбер даһи операларның либреттолары начар булган өчен сәхнәдән төшерелүе яки яңа либретто язылуы – күз алдындагы фактлар. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә