СӘХИФӘ и. гар. кит. 1) Китап, дәфтәр, журнал, газет һ.б.ш.ның бите. Әйтергә яраса, бу сәхифәләр минем тәрҗемәи хәлемнән гыйбарәт булып, мин монда баштан үткән эшләрнең җанга тәэсир иткәннәрен, вакыйгаларның мөһим булганнарын яздым. М.Гафури. Шундый зур-зур урыннарда эшләүче, исемнәре гәҗит сәхифәләреннән, сурәтләре җирле телевидение каналларыннан төшмәгән кешеләр белән бер табын артында --- утырудан ничек баш тартасың, ди. Р.Мөхәммәдиев 2) Газет-журнал, җыентык һ.б.ш. басмада билгеле бер темага багышланган бит, бүлек, өлеш. Җәмәгатьчелекнең игътибарын табигатьнең пычрануы проблемасына юнәлтүгә багышланган сәхифәне җир асты хәзинәләре тар-мар ителүен ассызыклаудан башлыйк. Шәһри Казан. «Хроника» сәхифәсендә иҗтимагый-мәдәни тормыш вакыйгаларын объектив һәм оператив яктырту. Казан утлары 3) информ. Нинди дә булса веб браузер ярдәмендә ачыла торган документ яки Интернеттагы мәгълүмат ресурсы. Темалары һәм дизайннары уртак берничә сәхифәдән сайт оештырыла 4) Тапшыруның уртак темага караган өлеше; рубрика. Музыкаль сәхифә. Балалар сәхифәсе 5) күч. Гомернең, тормышның, нәрсәнеңдер үсешенең билгеле бер чоры, шул чордагы хәлләр, күренешләр. Гомер китабының яңа сәхифәләрен үз кулы белән ачты. М.Насыйбуллин. Алда китерелгән глобаль тарих сәхифәләрендә бу хакта ап-ачык әйтелә. С.Шәмси. Рентген астрономиясе Галәмдәге физик процессларны өйрәнүдә яңа сәхифә ачып җибәрде. Галәм. Җир. Кеше |