СӘХӘР и. гар. 1) Төннең өчтән өченче – соңгы өлеше, таң алды вакыты. Җомга көнгә каршы, сәхәр вакытында торып, нәфел намазы укып яткач, гомеремдә булмаган бер хәл вакыйг булды. Г.Толымбай. Сәхәр вакытында менә шулар белән [борчак, фасоль, майсыз ит, балык, сөт ризыклары, йомырка] тукланырга кирәк тә инде. Мөселман гаиләсе календаре 2) Мөселманнарның уразада таң атканчы ашый торган иртәнге ашы. Бу хатын әйтте: «Тукта, бу бик яхшы эш икән, бер көн руза тотаемчы», – дип ният итте, сәхәр ашады, ярты көн руза тотты да карыны ачты. К.Насыйри. Элеонора җиңги колхоз амбарына сәхәргә тиешле онны алырга чыгып китте. А.Хәсәнов |