СӘФӘР I и. гар. Сәяхәт, ерак юл. Сәфәргә чыккан ялгыз кырмысканың максаты нык: ул ничек тә тиешле урынга барып җитәргә һәм оясына тәмле ризык алып кайтырга тиеш. Г.Гыйльманов. Читкә киткәннәр туган якларына сәфәргә кузгала. И.Низамов. Авыл халкы үзләре тәрбияләп тергезгән кошны кул болгап, хәерле сәфәр теләп озатып кала. А.Тимергалин ◊ Сәфәр китү к. сәфәр чыгу. Сәфәр тоту Берәр җиргә юнәлү, шул якка чыгу. Шулай итеп, Мурманскига сәфәр тоткан Шаһинур, ярты юлдан борылып, ике-өч көн дигәндә киредән туган авылына кайтып төште. Р.Низамиев. – Һәй, корабтагылар, кай тарафка сәфәр тотасыз? – дип кычкырдылар алдагы көймәдән. М.Хәбибуллин. Сукыр солдат бик ачык кеше булып чыкты. Безнең кая сәфәр тотуыбызны, нинди максатлар белән йөрүебезне белеп алгач, тагын да ачыла төште. А.Хәсәнов. Сәфәр чыгу Сәфәргә, юлга чыгу. Иртәгә сәфәр чыгабыз дигәндә, аның янына, көтмәгәндә, анасы килеп керде. М.Хәбибуллин. Ниһаять, уйлаганның өченче көнендә Хөсәен өстенә мәрхүм әтисенең толыбын киде дә, ямщик атына утырып, ерак юлга сәфәр чыгып китте. А.Расих. Миңнурый белән Булат бүген генә торага, Дәүләтша әкәләрен йолып алу әмәлләрен эзләргә сәфәр чыкканнар иде. Я.Зәнкиев |