СӘҮДӘЛӘШҮ I ф. сир. к. сатулашу. Дидә, без бик яхшы эт баласы сатып алдык, бәя дә түгел, әбием сәүдәләшеп, юньгә алды. В.Ильясов. Юк, монда Совет властеннан сәүдәләшеп тиеннәр алу гына түгел, бәлки Совет властена дошманлык исе аңкый... Казан утлары

Сәүдәләшеп алу Бераз сәүдәләшү; берара сәүдәләшү. Базарда мал бәясен сәүдәләшеп алу

Сәүдәләшеп йөрү Әледән-әле, даими сәүдәләшү

Сәүдәләшеп тору Сәүдәләшү процессында булу; һәрвакыт, өзлексез сәүдәләшү. Ул китапчыларга сатып, сәүдәләшеп тормый; теге комсызлар үз ирекләре белән, шәфкатьләре килеп, күпме хак куялар, шуңа Тукай риза була. Г.Халит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә