СӘҮДӘГӘРЛЕК и. Сәүдәгәр кәсебе; сәүдәгәр булу; сәүдә итү шөгыле. Дөньяда минем иң яратмаган шөгылем – сату-алу, ягъни сәүдәгәрлек. Ф.Яруллин. Дамир --- беренче шәхси кибетен ачкан, хәзер аларның саны унга җиткән, һәм сәүдәгәрлек аның төп шөгыленә әйләнгән. Ф.Садриев |