СӘҮДӘГӘР и. фар. 1) Хосусый сәүдә белән шөгыльләнүче, сәүдә итүче. Иртә берлән кайнамакта бу базар: Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр. Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала, Берсе алдый, шунда берсе алдана. Г.Тукай. Шул дәверләрдә үк Казан Русиянең Мәскәүдән соң беренче бай шәһәре булып, татар сәүдәгәре бөтен Русия базарларында икенче урынны тоткан. Г.Исхакый

2) Гомумән сәүдә өлкәсендә эшләүче зат. Куркак сәүдәгәр файда күрмәс, зарар да күрмәс. Мәкаль. Мин дә синең гади сәүдәгәр булуыңа ышанмыйм. Г.Тарханова. Бу – Мамайның Италия сәүдәгәрләре белән мәҗлес коруларына ишарәләп, чеметеп алуы иде. Ләкин угы төзәгән җиргә тимәде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә