СӘҮДӘ и. фар. Сату-алу эше, кәсебе; тиҗарәт. Барыннан да ныграк гарьләндергәне тагын шул иде: Гөлҗиһан аны үзенең сәүдә эшенә якын җибәрми, дилбегәне үз кулыннан ычкындырмый. А.Расих. Касса урнашкан сәүдә конторасының тышкы ишеген ачарга ярый торган ачкыч булып чыкты ул. М.Насыйбуллин |